«Игелек кылу - тормыш яшәеше»
26 сентябрь көнне китапханәбездә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр интернат-мәктәбендә укучы балалар кунакта булдылар.
Чара вакытында укучылар Игелеклелек виртуаль шәһәренә, Әдәплелек урамына юнәлделәр. «Нәрсә ул яхшылык?» дигән темага сөйләштек. Яхшылык турындагы мәкальләр искә төшердек. «Әдәпле-әдәпсез», «Яхшы сүзләр әйт» уеннарын уйнадык һәм «Китап битләренә сибелгән яхшылык» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Яхшы кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында нәтиҗәләр ясалды.