Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Экологиягә китап аша»

16 сентябрь көнне «Экологиягә китап аша» дип исемләнгән экологик китап көне үткәрелде.

         Кешеләрнең зарарлы йогынтысын киметү, табигый ландшафтларны, флора, фаунаны китап аша саклау – чарада сүз менә шул турында барды.

         Балалар тере табигатьнең күптөрлелеге, урманда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре, үсемлекләргә һәм хайваннарга сакчыл мөнәсәбәт, Кызыл китап турында белделәр, әйләнә-тирә мохитне саклауның кеше сәламәтлеге булуы турында фикер алыштылар. Укучылар игътибарына экология темасына кагылышлы матур әдәбият тәкъдим ителде. Балалар әдәби әсәрләрдә кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнеше принциплары турында төрле чор кешеләренең күзаллаулары чагылуын белделәр.

         Чараны йомгаклап, матур әдәбият табигатьнең кыйммәте аның ресурсларының байлыгы белән генә бетмәвен, ә табигатьнең органик өлеш белән «Ватан» төшенчәсенә керүен һәм аны сакларга кирәклеген күз алдына китерә, дигән нәтиҗә ясалды.