Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Һөнәрне бел»

10 сентябрь көнне китапханәдә «Һөнәрне бел» дигән конкурс-викторина үткәрелде, анда балалар төрле һөнәрләр дөньясына чумдылар.

         Китапханәче яшь укучыларга теләсә нинди хезмәтнең мөһимлеге һәм кирәклеге, төрле һөнәр ияләренә булган хөрмәт турында, хезмәтнең үз шәхесеңне ачарга, үз сәләтләреңне күрсәтергә ярдәм итүе турында сөйләде. Тикмәгә генә халык хезмәт хакында бик күп мәкальләр һәм әйтемнәр язмагандыр. Әңгәмә барышында балалар китаплар ярдәмендә төрле һөнәрләр белән таныштылар, һөнәр дөньясының гаять зур булуын белделәр.  Китапханә хезмәткәрләре «Һөнәрне бел» викторинасы аша балаларда үзләренең киләчәген дөрес сайлавын аңлауны үстерделәр.  Чарада катнашучылар «Разминка», «Тасвирлау буенча һөнәрне бел», «Мәкальләр конкурсы», «Кем нәрсә эшли?», «Профессияләр турында табышмаклар», «Дөрес җавапны сайла».  Әдәби конкурста һөнәрләр турында язылган әсәрләрне искә төшерделәр. К.И.Чуковскийның «Доктор Айболит» әкиятеннән һәм С. Михалковның «Дядя Степа – милиционер» шигыреннән өзекләр укыдылар. Һәр этапны узып, балалар кызыксыну, зирәклек, уйдырма күрсәттеләр. Йомгаклап, балалар барлык һөнәрләр мөһим – барлык һөнәрләр кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Китапханә хезмәткәрләре балаларга, иң мөһиме, үз эшенең остасы булу өчен яхшы укуларын теләделәр.