Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Балачак терроризмга каршы»

3 сентябрь көнне китапханәдә «Балачак терроризмга каршы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Китапханәче сөйләгәннәрдән укучылар террорчылыкның нәрсә икәнен, аның төрләрен, максатлары нинди икәнен белделәр. Террорчылык тарихы турында сөйләнелде. Соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшерделәр. Балаларга терактлар янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, шундый катлаулы ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук укучылар теракт куркынычы вакытында үз-үзләрен дөрес тоту турындагы видеороликлар карадылар, анда җәмәгать урыннарында уяу, игътибарлы булырга һәм террорчылыкка каршы көрәштә бердәм булырга кирәклеге искә төшерелде. Чара азагында балаларга кәгазьдән тынычлык символы – ак күгәрченнәр ясарга тәкъдим ителде.

         Китапханәдә «Терроризм – җәмгыятькә куркыныч» дигән китап күргәзмәсе төзеп куелды ясалды һәм тәкъдир ителде.