Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

"Ватан - ул иң бөек сүз"

29 август көнне китапханәдә урта мәктәп укучылары өчен әдәби-географик пазл формасында мавыктыргыч уен үткәрелде.

         Уен барышында балаларга районны тасвирлама буенча белергә, ребусларны чишәргә, чәчелгән истәлекле урыннарны җыярга, «Цезарь шифры» принцибы буенча шифрланган район исемнәрен чишәргә, филвордта районнарның административ үзәкләрен табарга кирәк иде.

         «Ватаным Татарстан» китабы ярдәмендә Казан шәһәренең 10 «төп» ядкәрен атарга, республикабызның аерым районнарының нинди эшләр белән дан тотуын билгеләргә, Татарстанда кемнең иң эре имезүче хайван булуын белергә һәм ул яши торган районны билгеләргә кирәк иде.

         Район тарихы, аның истәлекле урыннары, күренекле кешеләр һәм табигать һәйкәлләре турында дөрес үтәлгән һәр бирем өчен уенчылар район рәвешендәге пазл кисәге алдылар. Барлык пазлларны алгач, Татарстан Республикасы картасын җыярга кирәк иде.

         Уен ярдәмендә катнашучылар Татарстан Республикасы районнары тарихындагы кызыклы тарихи, әдәби һәм мәдәни фактлар белән таныштылар.

Катнашучыларга эрудиция, тапкырлык, туган як турында белем һәм командада эшли белү кирәк булды.