«Дәүләт флагы – дан символы»
22 август көнне китапханәдә «Дәүләт флагы – дан символы» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.
Китапханәче балаларга илебезнең рәсми символлары турында сөйләде, аларның берсе милли суверенитет һәм халыкның үзенчәлеген чагылдыручы әләм. Чарада катнашучылар Петр Беренче исеме белән һәм Россиянең куәтле диңгез флотын булдыру белән тыгыз бәйләнгән Россия әләменең тарихи үткәне, Россия триколорының ак, зәңгәр һәм кызыл төсләре мәгънәләрен расшифровкалау вариантлары, бу дәүләт бәйрәменең килеп чыгышы турында белделәр. Китапханәче яшь укучыларны «Без Россиядә яшибез» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштырды һәм һәр Дәүләт символының нәрсә аңлатуы, илебездә нинди халыклар яшәве, Россиянең ни белән данлы булуы турында сөйләде.
Чара азагында балалар төсле кәгазьдән Россия әләмен мөстәкыйль рәвештә төзеделәр.