Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Сәламәт булу өчен – бар кешегә дә физкультура кирәк!»

13 август көнне, башлангыч сыйныф укучылары өчен, «Сәламәт булу өчен – бар кешегә дә физкультура кирәк!» дип исемләнгән күңелле стартлар узды. Чара саф һавада үткәрелде. Кереш сүз вакытында китапханәнең яшь укучылары дөньякүләм төп ярышлар – Олимпия уеннары тарихын, аларның килеп чыгышы турындагы риваятьне тыңладылар, заманча Олимпия уеннары эмблемасын карадылар, Олимпия утын кайда кабызуларын белделәр, аннары кышкы һәм җәйге спорт төрләре турында сөйләштеләр.

         Аннары балалар «физкультура» һәм «спорт» төшенчәләренең аермасы нәрсәдә икәнен, һәр иртәдә зарядка ясарга, ачык һавада күнегүләр ясарга кирәклеген белделәр. «Сәламәт булу – шәп!» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда спорт турында әдәбият тәкъдим ителде.

         Ә чараның икенче өлеше бик күңелле узды, «Попади в цель», «Ручки-ножки», «Попрыгунчики» һәм башка конкурслар беркемне дә битараф калдырмады, балалар рәхәтләнеп катнаштылар.