«Зощенконың күңелле хикәяләре»
9 август көнне китапханәдә танылган рус язучысы, прозаигы һәм драматургы Михаил Михайлович Зощенконың юбилеена багышланган чара узды. 10 августта аның тууына 130 ел тулган булыр иде. Бу көнгә китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды, анда язучының әсәрләре тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларга Михаил Зощенконың тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, шулай ук балаларны бу тема белән җентекләбрәк таныштыру өчен «М.Зощенконың тормышы һәм иҗат юлы» дигән презентация күрсәтте. Чара барышында язучының иҗатын яхшырак аңлау өчен «Не надо врать», «Бабушкин подарок», «Галоши и мороженое» хикәяләрен укыдылар. Шулай ук язучы иҗаты буенча күңелле викторинада катнаштылар. Михаил Зощенко сатира остасы иде, һәм аның әсәрләре әлегә кадәр актуаль, чөнки алар хәзерге тормышның төп проблемаларын чагылдыра.