«Җәйнең төсләр палитрасы»
26 июль көнне китапханәнең уку залында «Җәйнең төсләр палитрасы» дип исемләнгән күргәзмәсе-чакыру оештырылды. Әлеге күргәзмә гүзәл чәчәк дөньясына багышланган иде. Балалар табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр, чәчәкләр турында бик күп кызыклы фактлар белделәр. Валентин Катаевның «Цветик-семицветик», Сергей Аксаковның «Аленький цветочек», Самуил Маршакның «Двенадцать месяцев» әкиятләрен искә төшердек.
Балалар шулай ук китапханә фондыннан Сергей Герасимовның «Комнатное цветоводство», Т.А.Козлов һәм В.И. Сивоглазовның «Цветы садов и парков» китаплары белән таныштылар. Аларда бүлмә үсемлекләрен карау, корткычларга каршы көрәшү, матур чәчәк бәйләме төзү турында сөйләнелә.