Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Е.Велтистовның тылсымлы дөньялары»

22 июль көнне китапханәбездәдә 1-9 сыйныф укучылары өчен язучы Е.Велтистовның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Е.Велтистовның тылсымлы дөньялары» исемле әдәби танышу булды.

         Чарада китапханәче балаларны танылган балалар язучысы – фантаст, гаҗәеп кеше, язучы, репортер, кинорежиссер Е.С. Велтистов иҗаты белән таныштырды. Балалар «Электроник маҗаралары» дигән искиткеч балалар китабын язу тарихы турында белделәр. Робот-малай Электроник турындагы китап геройлары – фән белән мавыккан, кызыксынучан балалар. Нәкъ менә аларда Велтистов планетаның киләчәген күрә. Китапларда фән һәм хис-кичерешләрне берләштерү кебек мөһим тема да күтәрелә. Электроник турындагы барлык китаплар да хыялга омтылырга, максатка ирешергә һәм фәннең әхлаклылыгына ышанырга өйрәтә, алар яхшы балалар әдәбияты кебек үк гаять мавыктыргыч. 

         Ахырдан укучылар китап тормышның иң мөһим нәрсәләренә –яхшылыкка, намуслылыкка, ачыклыкка өйрәтә дигән нәтиҗәгә килделәр. Чарага шул ук исемдәге тематик күргәзмә ясалды.