Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Кем булырга теләгәнеңне аңлау – мөһим эш»

17 июль көнне китапханәдә профориентация темасына багышланган «Кем булырга теләгәнеңне аңлау – мөһим эш» дип исемләнгән мәгълүмати-  танып белү сәгате узды. Китапханәче балаларга гаять зур һөнәрләр дөньясы, һәркем өчен сайлау мөмкинлеге, безнең заманда нинди белгечлекләргә ихтыяҗ булуы турында сөйләде. Балалар безнең илдә, аерым алганда, нинди һөнәрләргә ихтыяҗ барлыгы турында фикер алыштылар. Балалар тест ярдәмендә үзләренең нинди эшчәнлек төренә күбрәк туры килүен билгеләделәр, чөнки һөнәр сайлау җитди карар һәм ул объектив мәгълүматка һәм кешенең үз өстенлекләренә нигезләнергә тиеш. Чара азагында укучылар «Күңелеңә хуш килгән сәләт тап» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән төрле һөнәрләр турындагы китаплар белән таныштылар. Әлеге китаплар белгечлекләрнең бай дөньясы турында мәгълүмат бирә һәм һәр һөнәр турында җентекләп сөйли. Чара тәмамлангач, укучылар мондый нәтиҗә ясадылар: һөнәр сайлау – тормышның бу этабында иң мөһим карарларның берсе.