Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Туган илем – минем бишегем»

30 августта Татарстан Республикасы көне билгеләп үтелә. Бу Республиканың иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе. 29 август көнне, Татарстан Республикасы көне уңаеннан, китапханәдә «Туган илем – минем бишегем» дип аталган күргәзмә – әңгәмә оештырылды.

         Китапханәче Татарстан Республикасының оешу тарихы; аның традицияләре һәм казанышлары; безнең төбәкнең мәдәниятен һәм сәнгатен үз таланты, игелекле эшләре белән баеткан күренекле кешеләрнең язмышлары; мәдәният һәйкәлләре һәм истәлекле урыннары турында сөйләде. Укучылар Татарстан символикасы белән таныштылар.

         Китап күргәзмәсендә укучылар игътибарына күпмилләтле республикабыз тарихы һәм үсеше турында китаплар һәм вакытлы матбугат материаллары тәкъдим ителде. Экспозициядәге басмалар Татарстан Республикасының тыюлык почмаклары буенча мавыктыргыч сәяхәт ясарга мөмкинлек бирә.

         Чара 1-9 сыйныф укучылары өчен, туган якка, аның тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт үстерүгә, үзара хөрмәт һәм толерантлык хисе формалаштыруга юнәлдерелгән иде.