Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Россия Флагы – безнең горурлыгыбыз»

21 август көнне, Мәдәният йорты каршында, «Россия Флагы – безнең горурлыгыбыз» дип исемләнгән патриотик сәгать узды.   

Китапханәче балаларга Россия флагы барлыкка килү тарихы, триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, нинди очракларда Россия Федерациясе флагы күтәрелүе турында сөйләде. Китап укучыларга үз тарихының беренче биш йөз елында Россиянең гербы, флагы, гимны булмавы, ә флаг ролен урта гасырларда могҗизалы икона башкаруы турында белү кызыклы булды, аның белән кенәз дружиналары сугышка барган. Мондый иконаны күз карасы кебек саклаганнар.

Чарада катнашучылар «Россиянең Дәүләт символикасы» дип аталган викторинада актив катнаштылар. Алар флаг сүзе нәрсә аңлата, флагның борынгы рус исеме нинди, флагларны кайда күрергә мөмкин, Россия флагы төсләренең урнашуын истә калдыру өчен нинди ачкыч сүз кулланыла дигән сорауларга җавап бирделәр. Чарада «Флаг – России честь и знак» китап күргәзмәсе төзеп куелды.

Ахырдан барлык балаларга Россиянең миниатюралы флаглары таратылды.