«Китапханә+стадион: сәламәтлек территориясе»
14 август көнне спорт мәйданчыгында китапханә хезмәткәрләре яшь укучылар өчен «Китапханә+стадион: сәламәтлек территориясе» дип исемләнгән спорт уеннары оештырдылар.
Балаларны бик кызыклы һәм танып белү программасы көтә иде. Бу юлы аларга кунакка ЗОЖ иленнән Зожик киллде. Бу искиткеч герой белән бергә балалар табышмаклар чиштеләр, конкурсларда һәм эстафеталарда катнаштылар. Яшь укучылар дөрес туклану һәм витаминнар, чыныгу һәм гигиена турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр, ә сәламәтлекнең төп дошманы — стресс белән көрәшер өчен, алар уеннар уйнадылар.
Аз вакытка гына, чарада катнашучылар кечкенә, игелекле өрәкләргә әверелделәр һәм бер-берсен куркыттылар, әлбәттә, шаяртып кына. Ә «Хис-кичерешләр тартмасы» уенын уйнаганда, балалар үзләренең барлык кичерешләрен һәм тискәре эмоцияләрен Зожик мөһерләпалып киткән тартмага пышылдап әйттеләр, һәм аның белән бергә балаларның барлык бәлаләре дә юкка чыкты.