Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Көлке – җитди эш»

7 август көнне, каникул чорында балигъ булмаганнарның мәшгульлеген тәэмин итү максатыннан, язучы М.М. Зощенко иҗатына багышланган «Көлке – җитди эш» дип аталган әдәби калейдоскоп үткәрелде.

Укучылар Михаил Зощенко иҗаты һәм аның сатирик әсәрләре дөньясына чумдылар, алар һәрвакыт актуаль һәм безгә бик кирәк булып калалар, чөнки тормышның барлык якларын күрсәтәләр һәм авыр минутларда дөрес карар кабул итәргә ярдәм итәләр. Балалар игътибарына шул ук исемдәге китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бу күргәзмә аша китап укучылар бу талантлы кеше һәм аның искиткеч әсәрләре белән җентекләбрәк таныша алдылар.

         Чара барышында хикәяләрдән өзекләр кычкырып укылды: «Ялганларга кирәкми», «Әби бүләге», «Галошлар һәм туңдырма»…

         Чара ахырында балалар М.Зощенко иҗаты буенча күңелле әдәби викторинада актив катнаштылар.