Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Татар халык уеннарында - милләт тарихы»

24 нче июльдән «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты кысаларында ел саен үткәрелә торган «Мәдәни шимбә. Россия халыклары уеннары» акциясе старт алды. Быел ул традицион балалар уеннарына багышланды.

Безнең китапханә мәдәният йорты белән берлектә, балалар өчен «Татар халык уеннарында - милләт тарихы» остаханәсе үткәрде. Яшь китап укучыларны әби-бабайлары уйнаган уеннар турында сөйләдек, уен кагыйдәләре белән таныштырдык һәм уйнарга тәкъдим иттек. Бу уеннарга күп еллар узса да, балалар татар авылының искиткеч дөньясына аның традицияләре, күңелле уеннары белән рәхәтләнеп чумдылар, халык костюмы, халык гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштылар. Уеннар һәм күңел ачулар һәр халыкның үзенчәлекле мәдәниятендә ачык күренә һәм көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше, шулай ук бәйрәм чараларының мәҗбүри элементы булып тора.