Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Посмотри, как край хорош, тот в котором ты живёшь»

20 июль көнне китапханәбездә «Посмотри, как край хорош, тот в котором ты живёшь» дип исемләнгән күргәзмә-экскурсия оештырылды.

Бу күргәзмә туган як табигатенең күптөрле дөньясына, аның иң матур һәм кадерле почмакларына сәяхәткә чакырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар туган якны өйрәнүнең асылын ача һәм укучыларны Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән табигый байлыклар һәм тыюлык урыннары, хайваннар һәм үсемлекләр белән таныштырды.

Мондый күргәзмә ярдәмендә укучылар үз төбәкләренең тормышы, районның истәлекле урыннары, һәйкәлләре белән якыннан таныштылар, шулай ук туган якның матурлыгын күрергә һәм бәяләргә өйрәнделәр.