«Дөрес юлны ничек сайларга?»
Дөрес һөнәр сайлау – тормышта киләчәк уңышның нигезе. Булачак абитуриентларга укырга керү өчен һөнәрне дә, уку йортын да сайларга бик уйланып карарга кирәк. Балаларга үз мәнфәгатьләрен, сәләтләрен, хезмәт базарындагы вәзгыятьне дөрес билгеләргә ярдәм итәр өчен, 14 июль көнне безнең китапханәдә «Дөрес юлны ничек сайларга арга?» дип исемләнген телдән журнал үткәрелде. Чарага 8 сыйныф укучылары чакырылган иде. Яшүсмерләрнең әңгәмәсендә һөнәр сайлау проблемалары каралды һәм хәл ителде. Мәктәп укучылары, тестлар ярдәмендә, кемнең нинди һөнәргә туры килүен, нинди һөнәргә омтылуларын һәм нинди эшчәнлек төрен аларга каршылык күрсәтүләрен белделәр. Блиц-турнирның һөнәрләр турында сорауларына җавап бирделәр, уйландылар, фикерләре белән уртаклаштылар.
Әлеге чара балаларны үзләренең киләчәге турында уйланырга, үз мәнфәгатьләрен, теләкләрен, хыялларын анализларга һәм дөрес сайлау ясарга этәрде.