«Күңелле Сабантуй»
12 июль көнне китапханәчеләр һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен «Күңелле Сабантуй» үткәрелде. Бәйрәмнең максаты: балаларны мәдәни кыйммәтләргә, спортка җәлеп итү, милли кыйммәтләрне саклау иде. Балалар сабантуе мәдәният йорты янында үткәрелде. Бирегә барлык теләгән авыл халкы җыйналды. Сабантуй – күңелле, төсле бәйрәмнәрнең берсе, ул конкурслардан, төрле уеннардан башка үтми. Сәхнәдә балалар матур җырлар җырлады, биюләр биеде, татарча шигырьләр сөйләде. Ә мәйданда балалар төрле уеннарда үзләренең көчләрен сынады: капчыкта сикерде, чүлмәк ватты, кашыкка йомырка салып йөгерде. Бәйрәмдә булучылар актив рәвештә булган барлык уеннарда катнашты, җиңүчеләр бүләкле булды. Сабантуй югары дәрәҗәдә үтте һәм барлык катнашучыларга да ошады.
Менә шундый бәйрәмнәр, үсеп килүче буынга югары үрләр яуларга, яхшылыкны һәм начарлыкны аңларга ярдәм итә.