«Китап белән күңелле җәй»
Җәй, китап белән җылы! Җәйге каникуллар — иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү — тагы да кызыклырак. Тәмле буяу исләре килеп торган яңа китаплар белән танышу — укучылар өчен бәйрәм. Һәм, һәрвакыттагыча, кирәкле китапны эзләүдә ярдәмчеләр һәм дуслар булып китапханәләр тора.
6 июль көнне, без, китапханәнең яшь укучылары өчен «Китап белән күңелле җәй» дип исемләнгән әдәби круиз үткәрдек.
Балалар төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар: «Күңелле җәй», «Җиде төсле чәчәк», «Хикмәтле сораулар», «Табышмаклар конкурсы», «Җәй турында мәкальне тәмамла». «Күңелле кайтаваз» уены балаларда уңай эмоцияләр давылы тудырды. Аннары төрле хәрәкәт уеннары уйнадык.
Күңелле музыка, табышмаклар, конкурслар, конфетлар болар барысы да уңай атмосфера тудырды. Балалар уңай эмоцияләр генә түгел, ә күтәренке һәм яхшы кәеф тә алдылар.