Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

УенФест 2023

«Uen Fest» — онытылган йолаларны һәм гореф-гадәтләрне торгызу максатыннан оештырылган проект.

«Uen Fest» фестивале балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итү, аларны традицион халык уеннары, йолалары һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, үсеп килүче буынның тәрбия процессында уенның мөһимлеген искә төшерү һәм республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту, тере аралашуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Шуңа бәйле рәвештә, 13 июнь көнне без танып-белү уен программасын үткәрдек. Чараның максаты: балаларда үз халкының гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү иде. Аларда әхлакый сыйфатларны татар халык уеннары, халык фольклоры һәм традицияләре аша формалаштыру.

Программа уен һәм белем бирү өлешләрен дә үз эченә алды.  Балалар Татарстан Республикасында яшәүче халыклар турында белделәр һәм актив традицион уеннар уйнадылар: «Түбәтәй», «Кузна».

Балалар «УенФест»та катнашырга бик шат булдылар һәм халык уеннарын ешрак уйнарга вәгъдә бирделәр.