Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Без Пушкинга кунакка ашыгабыз»

6 июньдә Татарстан китапханәләрендә «Пушкин нон-стоп» республика акциясе старт алды. Акция кысаларында «Без Пушкинга кунакка ашыгабыз» дип исемләнгән әдәби серпантин узды.

Чара А.С.Пушкинның 224 еллыгына багышланды. Бу көнне без балаларны бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдык. Чарада алып баручының ярдәмчеләре булып А.С.Пушкинның әкият геройлары: галим песи, Аккош-патша кызы һәм карт булдылар. Алар балаларга Александр Сергеевич әкиятләре буенча төрле уеннар һәм викториналар уйнаттылар. Яшь китап укучылар әкиятләрдәге җөмләләрнең ахырын искә төшерделәр, тәкъдим ителгән өзекләрне дәвам иттеләр, әкиятләрне иллюстрацияләрдән танып белделәр. Балалар, шигырьләрдән өзекләр тыңлап, ул юлларның нинди әкияттән булуын һәм аларның Пушкин әкиятләренә кагыламы яки юкмы икәнлеген белергә тиеш булдылар. Әдәби кроссвордны чиштеләр, әкиятләрдән һәм шигырьләрдән өзекләр кычкырып укыдылар. Иң актив катнашучыларны рәхмәт хатлары белән бүләкләдек.

Ләкин Пушкин көне моның белән генә тәмамланмады. Чараның якты финалы булып «Алтын әтәч турында әкият» мультфильмы күрсәтелде.