Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«И, Балачак, гөлле илем, Ихлас котлыймын сине!»

1 июнь көнне, спорт мәйданчыгында, балаларны яклау көненә багышланган “И, Балачак, гөлле илем, Ихлас котлыймын сине!” дип исемләнгән уен-бәйге үткәрелде. Халыкара балаларны яклау көне - бөтен планетада балалар очрашкан проблемаларга кешеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен юнәлдерелгән көн. Үз чиратында, өлкәннәр өчен бу көн - балалар мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен барысын да эшлибезме икәнен тагын бер кат дәүләткә, җәмгыятькә, һәрберебезгә искәртү көне дә ул. Балаларыбыз тиешле белем, тәрбия алсын өчен, сәламәт булсыннар, һәрьяклап алга таба үссеннәр өчен без мөмкин булганның барын да эшләргә омтылырга тиеш. Иң мөһиме – балаларыбыз бәхетле һәм кешелекле булып үссеннәр.

Иң башта без барлык балаларны җәйнең беренче көне һәм Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрикләдек. Балалар төрле конкурсларда һәм эстафеталарда катнаштылар, җитезлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр. Укучылар уен-эстафеталар арасындагы тәнәфесләрдә күңелле музыкага күнегүләр комплексларын башкардылар, биеделәр, җәй турында җырлар җырладылар. Бәйрәм асфальтка рәсемнәр ясау белән тәмамланды.