«Балаларга багышланган гомер»
ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар тарафыннан оештырылган «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» проект кысаларында, без, үсеп килүче яшь буынны үзебезнең районнан чыккан күренекле хатын-кызлары белән таныштыруны дәвам иттек.
22 май көнне китапханәбездә бөтен хезмәт юлын Яңа Кенәр урта мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлаган Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Зәкиевнага багышланган танып-белү сәгате үткәрелде. Әлеге чарада урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
Авыл укытучысы гомер-гомергә зур дәрәҗәгә, ихтирамга лаек изге зат булган. Чыннан да, һәр кеше тормышында мәктәп, укытучы хәлиткеч роль уйный, мәңге онытылмас истәлекләр калдыра.
Укучыларны С.З.Габдрахманованың тормыш юлы, мәктәптә эшләгән вакытлары, Стелла Закиевнаның 75 еллык юбилеена багышланып бастырылган Розалия Насибуллинаның “Акланган өметләр” китабы белән таныштырдык.
Һәркем өчен Стелла Зәкиевна үрнәк булырлык шәхес!