Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Дөньядагы бар нәрсә турында журналлар сөйләячәк»

Яңалыкларны яратмаган кеше бармы икән? Әлбәттә, юк. Без барыбыз да бик кызыксынучан. Безне кызыксындырган барлык яңалыклар турында газета-журналлар сөйли. 19 май көнне китапханәбездә «Дөньядагы бар нәрсә турында журналлар сөйләячәк» дип исемләнгән вакытлы матбугат көне уздырылды. Бу көнгә шул ук исемдәге күргәзмә оештырылды.  Күргәзмә өчен вакытлы матбугат төрле яшь категорияләрендәге укучылар ихтыяҗларыннан һәм мәнфәгатьләреннән чыгып сайланылды.

Кече яшьтәге балаларны «Салават күпере», «Сабантуй», «Маленькие академики», «Мир Принцесс», «Веселые уроки», «ПониМашка» журналларының искиткеч басмалары көтте.

Урта яшьтәге балалар һәм өлкән сыйныф укучылары арасында иң популяр журналлар «В мире животных», «Волшебный», «Ялкын». Алар яшьләр проблемаларына кагылышлы һәм аларны хәл итәргә ярдәм итүче басмалар.

Теләге булган һәркем журналларны укып, үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр буенча консультация алдылар.