Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Китап сайлау»

15 май көнне китапханәдә «Китап сайлау» дип исемләнгән китапханә дәресе уздырылды.

         Дәрес, китапның һәр кеше тормышында нинди зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләшүдән башланды. Балаларның игътибары кирәкле китапларны дөрес сайлый алуның бик мөһим булуына юнәлтелде. Китапханәче укучыларга: нәрсә ул китапханәнең белешмә-библиографик аппараты, ул үз эченә нәрсәләрне ала һәм ни өчен кулланыла икәнлеген турында сөйләде. Аннары балаларны китаплар сайлауда искиткеч “ярдәмчеләр” каталоглар һәм картотекалар белән якынннанрак таныштырды.

         Укучыларга китап белән эшләү аеруча ошады. Практик дәресләр барышында алар китапны төп элементлардан файдаланып сайларга өйрәнделәр. Иллюстрацияләрне карап, аннотация һәм эчтәлек белән танышып, балалар тәкъдим ителгән китапның нәрсә турында һәм ул укыганда кызыклы булырмы икәнен аңларга тиеш булдылар.

         Китапханә дәресенең ахырында зур китап дөньясында каушап калмаска һәм кирәкле китапны таба алуның мөһимлеге турында фикер алыштылар.