«Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясе
Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан, Яңа Кенәр балалар китапханәсе «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды.
Акциянең максаты - Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе атмосферасын булдыру, яшь буынга традицияләрне тапшыру, Бөек Ватан сугышы геройларына рәхмәт белдерү, вафат булган ветераннарны искә алу.
«Җиңү тәрәзәләре» бөтенроссия акциясе онлайн-флешмоб форматында үткәрелде. Акциядә катнашучылар үз фатирларының, йортларының тәрәзәләрен совет халкының Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңүгә багышланган рәсемнәр, фоторәсемнәр һәм язулар белән бизәделәр.