Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе

2023 елның 25 апреленнән «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт алды. Акция Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында хәтерне саклап калу максатыннан уза һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган.

«Георгий тасмасы» - бәйрәм символы, бу коточкыч сугышта җиңгән кешеләргә карата безнең хөрмәт символы, һәлак булганнарны хөрмәт итү һәм искә алу символы. Бу - һәлак булган сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәре, бу - сугыш чоры балалары һәм толлары, блокадалы Ленинград, бу концлагерьлар, яндырылган авыллар. Бу безнең бабаларыбыз һәм карт бабаларыбыз. Бу безнең хәсрәтләнүебез, бу безнең горурлыгыбыз...

Без дә үз чиратыбызда читтә калмадык, 5 май көнне бу акциядә катнашып укучыларга «Георгий тасмасы»н өләштек.

Без тарихыбызны хәтерлибез, үткәнебез һәм бүгенге көн геройлары белән горурланабыз, без Россия халыкларының иң яхшы традицияләрен хуплыйбыз!