Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Кызыл китапның битләре»

4 май көнне китапханәбездә «Кызыл китапның битләре» дип исемләнгән китапханә дәресе узды.  

         Чарада китапханәче балаларга Җирдәге барлык тереклекне саклауның мөһимлеге, киләчәктә планетабызда кем яшәячәге турында уйланырга кирәклеге турында сөйләде. Чөнки бүгенге көндә күп кенә үсемлек һәм хайваннар юкка чыгу куркынычы астында тора.  Хайваннарны кыйммәтле мех, ит, күңел ачу өчен юк итү нәтиҗәсендә тиздән аларның күбесен без рәсемнәрдә генә күрәчәкбез.

         Китапханә дәресе барышында укучылар Кызыл китапның нәрсә икәнен, ни өчен аны булдыру кирәклеген; сирәк очрый торган хайваннарны, үсемлекләрне; кеш, бобр, поши, сайгак, зубр кебек кыйммәтле хайваннарны тулысынча юк ителүдән коткаруларын белделәр. Алар өчен тыюлыклар булдырылган.

         Яшь укучылар Татарстан Республикасының Кызыл китабындагы кызыклы фактлар белән таныштылар. Алар шулай ук урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында мавыктыргыч экологик викторинада катнаштылар, табигать турында табышмакларны чиштеләр.