Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Гасырларны кичеп мәңгелеккә Тукай барасың»

Бүген китапханәбездә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган «Гасырларны кичеп мәңгелеккә Тукай барасың» дип исемләнгән әдәби сәгать булып узды.

Кичәдә урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Укучылар белән шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын искә алдык. Шигырьләре укылды.

Бу көнне без балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек. Балалар аның биографиясеннән күп кенә яңалыклар белделәр, замандашларының татар халкының бөек улы турындагы истәлекләрен тыңладылар. Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына багышланган шигырьләре, «Су анасы», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», «Шүрәле» әкиятләре белән таныштылар. Шулай ук «Тукайның әсәрләрен иллюстрацияләр буенча таны» дигән кечкенә викторина да үткәрелде. Укучылар бөек татар шагыйренең шигырьләрен сөйләделәр. Ә ахырдан балалар Габдулла Тукай әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.

Китапханәдә «Ачыйк күңелләрне ак нур белән...» дигән китап күргәзмәсе куелды.