“Милли мәдәният саекмас чишмә”
“Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесе, 2023 ел — Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, “Милли мәдәният саекмас чишмә” дип исемләнгән иҗади бәйге игълан иткән иде.
Бәйгенең максаты: күренекле язучыларның иҗатлары белән таныштырып, онытылып барган әсәрләрен яңадан өйрәнү, язучыларның әсәрләре аша милли традицияләрне барлау, китапка карата мәхәббәт тәрбияләү.
19 апрель көнне, без, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ТАССР, РСФСР, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатын тәкъдим иттек. Укучыларга язучы иҗаты буенча “Милләтемнең бөек әдибе, Мәңге йөрәкләрдә сакланыр” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Бәйгедә Туфан Миңнуллин иҗаты буенча әдәби-музыкаль кичә уздырылды. 4 сыйныф укучылары “Гафият турында әкият” пьессасын сәхнәләштерделәр. Бию түгәрәгенә йөрүче балалар халыклар дуслыгын чагылдырган “Дуслык” биюен башкардылар. Шулай ук кичәдә авыл үзешчәннәре һәм урта мәктәп укучылары татар халык җырларын бик матур итеп халыкка җиткерделәр.