Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Гаҗәеп һәм серле космос»

12 апрель көнне китапханәбездә «Гаҗәеп һәм серле космос» дип исемләнгән галәм буенча виртуаль сәяхәт узды. Китапханәче, балаларга, дөньядагы беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагарин, космик корабльләр конструкторы Сергей Павлович Королев биографиясе белән таныштырды. Китапханәче укучыларга космонавтларның космоста вакытта нинди ризыклар ашаганнары турында сөйләде, Галәм планеталары белән таныштырды. Кичә илебездә космонавтика үсеше турында төсле презентация, шулай ук космос турында җырлар белән видеороликлар күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар космос һәм космонавтика турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар белделәр.

Укучылар белән китапханәче галәмнең чиксез киңлекләрендә мавыктыргыч виртуаль сәяхәт ясадылар, алар космик сорауларга җавап бирделәр, йолдызлы табышмакларны чиштеләр, конкурсларда катнаштылар. Балалар «Йолдыз юлы» дигән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар.