«Хезмәт кешесен данлыйбыз»
ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар тарафыннан оештырылган «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» проект гамәлгә ашыру инициативасы белән чыккан иде.
Шул уңайдан, шушы проект кысаларында, без үсеп килүче яшь буынны үзебезнең районнан чыккан күренекле хатын-кызлары белән таныштыруны башлап җибәрдек.
6 апрель көнне, 40 ел гомерен Иске Ашыт авылы клубында эшләп, районыбызның мәдәниятын һәм сәнгатен күтәрүгә зур өлеш керткән, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча районының мактаулы гражданины Саяра Гыйбадулла кызы Фәттерахманованы искә алу кичәсе узды. Кичәдә китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар, урта мәктәп укучылары һәм Саяра апаның улы, Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи катнашты.