Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Книжная радуга детства»

3 апрель көнне, китапханәдә, балалар китабы көненә багышланган «Книжная радуга детства» дип исемләнгән мәгълүмат көне узды. Чара, китапханәченең, кешенең һәрвакыт кул астында булган һәм чын дус буларак киңәш биреп, ярдәмгә килүче, күп нәрсәгә өйрәтүче искиткеч могҗиза – китап турында сөйләве белән башланды. Балалар китаплар турында бик күп кызыклы фактлар белделәр: иң зур һәм иң кечкенә китап, иң киң таралган китап һ. б.

Укучылар шулай ук Андерсенның биографиясе белән таныштылар, ә аннары аның әкиятләрен рәхәтләнеп искә алдылар, алардан өзекләр укыдылар. Конкурсларда катнаштылар: «Әкият геройлары турында табышмаклар», «Ә сез беләсезме?», «Алга, алга», «Әкияти киемнәр», «Әкияти аяк киеме», «Вакыйгалар буенча әкияте бел» һәм башкалар.

Бу көнне укучыларга «И девчонки, и мальчишки — все на свете любят книжки» дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.