«Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!»
Нәүрүз - борынгыдан килгән язгы бәйрәм. 21 мартта уза торган бу бәйрәм яз килү, язгы кыр эшләре башлануны белдерә. Ул шулай ук табигатьнең яңару чоры да. Бүген без йолаларга яңа сулыш, җан өрәбез.
22 март көнне Мәдәният йорты каршында китапханә, мәдәният хезмәткәрләре һәм урта мәктәп белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен балаларга өйрәтү максатыннан «Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!» дип исемләнгән фольклор бәйрәм үткәрелде.
Бәйрәмдә 1-4 сыйныф укучылары катнашты. Балалар яңа тормышның башлануын символлаштырган бәйрәм тарихы белән таныштылар. Бу көн — язгы көн белән төн тигезләшкән көн — Халыклар бердәмлеге көне дип билгеләп үтелә. Нәүрүз-бердәмлек, тынычлык, хезмәт, яз, игелек, бәхет бәйрәме. Бу көнне игелек, сәламәтлек, ярлыкау — кичерү, юмартлык теләү кебек әхлакый сыйфатлар өстен булып тора.
Чара барышында катнашучылар укучылар Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә катнашында театральләштерелгән тамаша карадылар.
Чараның икенче өлешендә бәйрәм күңелле ярыш-уеннар белән дәвам итте. Балалар Нәүрүз турында шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан балалар тәмле ботка, күпереп пешкән коймаклардан авыз итеп чәй эчтеләр.