«Синең йортыңа тынычлык: традицияләр һәм гореф-гадәтләр»
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында 20 март көнне татар халкының яшәү рәвешенә һәм гаилә традицияләренә багышланган «Синең йортыңа тынычлык: традицияләр һәм гореф-гадәтләр» дип аталган виртуаль экскурсия уздырылды. Яшь китап укучылар татар гаиләсенең көнкүреше һәм ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре белән таныштылар.
Безнең ил шатлыклы һәм фаҗигале вакыйгаларга бай булган тарихы белән дан тота. Күп гасырлар дәвамында кешеләрне борынгы заманнарда барлыкка килгән традицияләр берләштергән.
Хәзер дә халкыбыз милли бәйрәмнәрне билгеләп үтүен дәвам итә, борынгы билгеләргә һәм риваятьләргә ышана.
Китапханәче укучыларга татар гаиләсенең көнкүреше ничек җайга салынганын һәм бер йорта яшәүче кешеләр арасында мөнәсәбәтләр ничек барлыкка килгәнен, аларның ничек эшләвен һәм ял итүләрен, бәйрәмнәрне ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде.