Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Әниләргә гөлләр елмая»

Дөньяда иң гүзәл затларыбыз - хатын - кызлар булганда гына яңа тормыш ярала, кешелеккә җан өрүче хатын-кызларыбыз булганда гына кешелек дөньясы югалмаячак, һаман алга барачак.

7 март көнне балалар бакчасында «Әниләргә гөлләр елмая» дип исемләнгән әдәби-музыкалькичә уздырылды. Бәйрәмгә кунакка әниләр дә, әбиләр дә килгәннәр иде. Зәвык белән бизәлгән зал, матур костюмнар. Балалар әниләренә, дәү әниләренә, әби-апаларына багышлап җырлар, биюләр башкардылар, котлау, тәбрикләү сүзләрен шигьри юллар аша җиткерделәр. 

Балалар әниләре белән бергә бик күп төрле кызыклы ярышларда катнаштылар.

Балаларның нәни куллары ясаган бүләкне алу, иң бәхетле, дулкынландыргыч мизгелләр булды.