«Укытучы образы балалар китаплары битләрендә»
4 март көнне Яңа Кенәр балалар китапханәсе, Укытучы һәм остаз елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Укытучы образы балалар китаплары битләрендә» дип аталган республика акциясендә катнашты. Чарага «Белем дөньясына сез юл ачасыз» дигән китап күргәзмәсе куелды һәм кычкырып уку сәгате уздырылды. Күргәзмәгә төрле вакыт укытучылары турында сөйли торган әдәби әсәрләр куелды. Бу - Ч.Айтматовның «Беренче укытучы», В.Распутинның «Уроки французского», М. Җәлилнең «Беренче дәрес», Г.Кутуйның «Рөстәм маҗаралары», Р.Галиуллинның «Биш икеле» һ.б. китаплар.
Чара барышында китапханәче кече сыйныф укучыларына укытучы һәм тәрбияче кебек һөнәрләрнең мөһимлеге турында сөйләде. Балалар белән бергә язучыларның хикәяләре турында фикер алыштылар, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирделәр. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән барлык китапларда укытучылар төрлечә тасвирлана. Һәркемнең үз язмышы, тәрбия ысуллары, әмма аларны укучыларга, сайлаган һөнәргә мәхәббәт берләштерә.