Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Кечкенә Бануның тарихы»

2 нче мартта танылган балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел тулды.

Дәрҗия Аппакова җуелмас мирас калдырган. Ул балалар өчен хикәяләр, әкиятләр, пьесалар язган.

         Шул уңайдан китапханәбездә «Кечкенә Бануның тарихы» дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Кичәдә укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Д.Аппакованың «Кечкенә Бануның тарихы» исемле китабыннан өзекләр укылды. Ярлы гаилә кызы кечкенә Бануның башыннан үткән зур вакыйгалар балалар өчен кызыклы, мавыктыргыч итеп, җиңел, матур тел белән, укучыга тәэсир итәрлек, аны дулкынландырырлык итеп бирелгәннәр. Ахырдан укучылар әсәр буенча фикер алыштылар.