«Коварные радости»
1 март көнне китапханәдә “Коварные радости” дип исемләнгән әңгәмә-фикер алышу, наркомания һәм сәламәт яшәү рәвеше профилактикасы үткәрелде.
Әңгәмә наркомания, аның таралу сәбәпләре, шулай ук кешенең сәламәтлегенә, бигрәк тә яшь организмга нинди зыян китерүе, наркотик таратучылар наркотиклар куллануга ничек җәлеп итүләре, һәм бу бәйлелектән котылу өчен, кешегә нинди тәмуг даирәләрен үтәргә туры килүе турында барды.
Әңгәмәдән соң укучылар наркотикларны яшьләр арасында тарату проблемасы турында фикер алыштылар. Химик һәм наркотик матдәләр ярдәменә таянмыйча, үз туганнарыңны ярату һәм авыр минутларда якыннарыңнан ярдәм һәм таяныч эзли белергә кирәк. Наркотикларны куллануга альтернатив итеп балаларга кызыклы китаплар укырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тәкъдим ителде.