«Ватанны саклаучыларга Салют»
22 февраль көнне балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Ватанны саклаучыларга Салют» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.
Әлеге чарага балалар бик зур әзерләнгәннәр иде, җырлар, биюләр, шигырьләр барысы да чын күңелдән башкарылды. Бәйрәмдә әтиләр, бабайлар дә сынаулар аша үтте, ә газизләре аларга көч биреп торды. Кызларның һәм малайларның һәрбер чыгышларын әтиләр алкышларга күмде. Бәйрәм азагында балалар әтиләренә, бабайларына үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар, ә әтиләр чиксез горурлык хисе кичерде.
Ватанны саклаучылар көне балаларда патриотизм, сугышчыларга хөрмәт, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә карата бер-береңне хөрмәт итү хисе тәрбияли. Бу чын ир-атлар – кыю, җитез, ышанычлы, шулай ук Ватанны саклаучылар булып үсәчәк малайлар бәйрәме.