Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Гасырларны кичкән телебез»

21 февраль көнне китапханәбездә Халыкара туган тел көненә багышланган «Гасырларны кичкән телебез» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларга туган телнең бөеклеге һәм байлыгы турында; аның чисталыгын жаргон, цензурасыз сүзләр, сленг белән зарарланудан сакларга кирәклеге, кешенең сөйләме аның үсеш дәрәҗәсен чагылдыруы турында сөйләде.

         Чара телнең күп кенә бүлекләрен яктыртучы төрле биремнәр, уеннар, конкурслардан гыйбәрәт иде. Мәсәлән, «Тыныш билгеләре турындагы табышмаклар», блиц-турнирлар: «Синонимнар», «Антонимнар», «Архаизмнар»; конкурслар: «Мәкальләр белгечләре», «Фразеологизмны дәвам ит», «Дөрес сөйләш!» һ.б.

Чара мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды.