Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Укучының мәдәни көндәлеге”

Ел саен, уку елы башында, Татарстан мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучыларына Мәдәни көндәлекләр тапшыру матур традициягә әверелде.  Әлеге көндәлектә балалар мәдәният учреждениеләренә – музейларга, театрларга, киноларга һәм китапханәләргә йөрүне билгеләп баралар, шулай ук проект кысаларында үткәрелә торган конкурсларда катнашалар.

         7 октябрь көнне китапханәбездә мәдәни дәрес узды, анда без укучыларны «Укучының мәдәни көндәлеге», аны тутыру кагыйдәләре, КДШ сайты белән таныштырдык. «Нәрсә ул мәдәният?» һәм «Кем ул мәдәни кеше?» турында сөйләдек. Укучыларны күбрәк музейларга, киноларга, концертларга йөрергә өндәдек. Соңыннан һәр укучыга «Укучының мәдәни көндәлеге» тапшырылды.