Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Тормыш көзе алтын булсын!”

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Әлеге бәйрәм – буыннар бердәмлеге, еллар бәйләнеше символы, шулай ук әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга, сугыш, хезмәт ветераннарына, өлкән яшьтәгеләргә  районыбыз үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре, игелекләре өчен җылы рәхмәт сүзләребезне ирештерү мөмкинлеге. Бу бәйрәм генә түгел, ә өлкәннәр өчен бер-берсе белән аралашу өчен тагын бер мөмкинлек.

         30 сентябрь көнне, Өлкәннәр көне алдыннан, мәдәният йортында олы яшьтәге авылдашларыбыз белән очрашу кичәсе булды. Без кунакларны бәйрәм белән котладык, өлкән буынга сәламәтлек, яхшы кәеф теләдек. Алар өчен концерт программасы тәкъдим ителде, анда урта мәктәп укучылары яраткан әби-бабайлары турында шигырьләр укыдылар, күңелле җырлар башкардылар, дәртле биюләр бүләк иттеләр.

         Барлык катнашучылар да яхшы кәефтә киттеләр.