“Җәйнең бер көне елны туйдыра”
“Җәйнең бер көне елны туйдыра”, ди халык мәкале. Бүтән бер генә яшелчәнең дә кабак кебек тантана иткәне, дан җырланганы, күзләр камашыр күргәзмәләр оештыра алганы юктыр, мөгаен.
14 сентябрь көнне, Мәдәният йорты фойесында уңыш бәйрәме оештырылды. Кичәгә яшелчәлек белән шөгыльләнүче авылдашларыбыз һәм урта мәктәп укучылары чакырылды. Алар кабак үстерү серләре һәм аннан әзерләнгән тәм-томнар рецептлары белән уртаклаштылар. Бәйрәм җыр-музыка белән үрелеп барды. Ахырдан чәй эчү оештырылды.