Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

«Башкаларга яхшылык эшлә»

15 сентябрь көнне, китапханәбездә, Бөтендөнья мәрхәмәтлек көненә багышланган «Башкаларга яхшылык эшлә» исемле әдәби уен-викторина үткәрелде. Без укучыларны мәрхәмәтле китап битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылырга чакырдык. Китапханәче белән бергә яшь китап укучылар: нәрсә ул яхшылык, нинди кеше мәрхәмәтле, аны нинди гамәлләр бизи һәм ни өчен мәрхәмәтле булырга кирәклеге турында сөйләштеләр. Уен-викторина барышында укучылар игелекле гамәлләр кылган әдәби геройларны атадылар.

         Чарага китап күргәзмәсе оештырылды, анда дуслык һәм игелекле эшләр турында әкиятләр һәм хикәяләр тәкъдим ителде.