Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Балалар китапханәсенә рәхим итегез!”

8 сентябрь көнне, безнең китапханә, ДБГУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр интернат-мәктәбе» башлангыч сыйныф укучыларын үзендә кунакта кабул итте. Очрашуда балалар китапханәнең нәрсә икәнен, анда ничә китап саклана һәм нинди балалар өчен икәнен белделәр. Балалар кече яшьтәге укучылар өчен белешмәлек һәм энциклопедияләрнең зур, иллюстрацияле, төсле басмалары белән таныштылар.

Китапханәче абонементта нинди китаплар булуы, аларның төрле юнәлешләрдә, бүлекләрдә урнашуы турында сөйләде: тарих, техника, үсемлекләр һәм хайваннар, куркынычсызлык әлифбасы, космос һ.б. Балалар китапханәдә һәркемнең шәхси «паспорты» — укучының формуляры барлыгын белделәр.

Укучылар шулай ук китапханә кагыйдәләре белән таныштылар.