Ново-Кинерская детская библиотека - филиал № 3

“Татарстан — үз илебез, безнең газиз җиребез!”

30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көне, республика һәм районыбызның тарихы һәм мәдәнияте турында укучыларга тагын бер кат искә төшерү өчен яхшы сәбәп.

         29 августта безнең китапханәбездә Татарстан Республикасы көненә багышланган “Татарстан – үз илебез, безнең газиз җиребез!” дип аталган әдәби квест-уен үткәрелде. Бу көнне чара башында китапханәчеләр укучыларга республикабыз турында сөйләделәр.

         Соңыннан квест-уен уздырылды, ул республикабызның тарихы, төп символлары, истәлекле урыннары турындагы сораулардан торды. Бу көнгә китапханәдә «Республиками минем – Татарстан» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Экспозициядә Татарстан Республикасының гаҗәеп тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдыручы китаплар, альбомнар тәкъдим ителде.