«Игра – здоровью верная сестра»
Китапханә эшендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау профилактик характерда булырга тиеш: альтернатива, тормышта үз урыныңны сайлау мөмкинлеге тәкъдим итәргә; төрле мавыгулар белән кызыксындырырга. Безнең тормышта бик күп мавыктыргыч һәм кызыклы әйберләр бар. Бу – спорт белән шөгыльләнү, музыка белән мавыгу һ. б.
Ачык һавада уйнау спорт белән кызыксынуны уята, җитезлекне үстерә һәм үз гәүдәң белән идарә итәргә өйрәтә.
15 август көнне китапханәчеләр балалар мәйданчыгында «Игра – здоровью верная сестра» дип аталган спорт уены уздырдылар. Чара башында китапханәче балаларга уеннар акыл сәләтен киңәйтергә, хәтерне яхшыртырга, игътибарлырак, акыллы булырга ярдәм итүе хакында сөйләде. Аннары балалар 2 командага бүленеп төрле конкурсларда һәм эстафеталарда катнаштылар. Уен аша бала җәмгыятьне кабул итәргә өйрәнә, дус- ишләре белән мөгамәлә кора, олыларга карата мәрхәмәтле булып үсә, киләчәк тормышында кирәк булачак төп күнекмәләрне ала.