“Юл. Транспорт. Җәяүле”
Соңгы елларда илебездә транспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәйде. Шуңа күрә балаларга урамнарда, юлларда, транспортта үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеген, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтергә кирәк.
25 июль көнне, китапханәбездә, җәйге чорда юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау максатыннан “Юл. Транспорт. Җәяүле” дип исемләнгән куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Чарага Яңа Кенәр авыл мәчете каршында оештырылган җәйге лагерьга йөрүче балалар чакырылды.
Балалар юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләре белән таныштылар: юлларда үзеңне ничек тотарга, кайда уйнарга мөмкин, кайда юлны дөрес үтәргә. Алар тротуарның нәрсә икәнен, нигә җәяүлеләр өчен кичү юлын “зебра” дип атыйлар, светофорның ничек эшләвен белделәр.
Чара “Юл әлифбасын бел” дигән мавыктыргыч викторина белән тәмамланды.